«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгының дәүләт программасы буенча Түбән Кама шәһәренә «ГТЛК» АҖ аша 15 яңа автобус кайтарылды.
"Түбән Кама ПАТП" ҖЧҖнә «НЕФАЗ» маркалы 5 урта класслы автобус һәм «ЛОТОС» маркалы 10 зур класслы автобус бирелде. Күрсәтелгән автобуслар 100% түбән идәнле конфигурация белән җиһазландырылган. Транспорт Түбән Камада даими рәвештә муниципаль пассажирлар йөртүгә хезмәт күрсәтәчәк.
«НЕФАЗ» автобусларының пассажир сыйдырышлылыгы 70 кеше тәшкил итә, «ЛОТОС-105» маркалы зур класслы автобуслар — 92 кеше.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елда «Җәмәгать транспортын үстерү» федераль проекты кысаларында федераль күрсәткеч билгеләнде, аның нигезендә агломерацияләрдә һәм шәһәрләрдә эксплуатацияләү срогы нормативтан өлкән булмаган җәмәгать транспорты паркы өлеше 85% тәшкил итәргә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, быел Яр Чаллыга (80 данә) һәм Яшел Үзәнгә (12 данә) яңа автобуслар тапшырылган иде.