Яңа ел бәйрәмнәрендә ихтыяҗ арту чорына Горький тимер юлында ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар билгеләнгән, алар Төньяк башкаланы Казан белән тоташтырачак.
253/254 номерлы поезд Казаннан 27 декабрьдә, 1 һәм 8 гыйнварда китәчәк, ә кире юнәлештә 245/253 номерлы поезд 28 һәм 29 декабрьдә, 3 һәм 10 гыйнварда китәчәк. Моннан тыш, 257/258 номерлы Казан – Санкт-Петербург өстәмә поезды 26 декабрьдә рейс ясаячак.
Элегрәк Горький магистралендә Яңа ел бәйрәмнәрендә Ижевск, Казан, Киров, Түбән Новгород һәм Владимирны Мәскәү белән, шулай ук Түбән Новгородны Киров, Казан һәм Ижевск белән тоташтыручы өстәмә поездлар билгеләнгән иде.