Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашында киңәшмә узды.
Республикада автомобиль юллары челтәрен, шулай ук Татарстан территориясе аша уза торган федераль трассаларны алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Ахырда Вячеслав Петушенко Фәрит Хәнифовка Екатеринбург-Мәскәү маршруты буенча узган БРИКС – 2025 халыкара автойөрешен уздыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт хатын тапшырды.