Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узган очрашуда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Республикада автомобиль юллары челтәрен алга таба үстерү, федераль әһәмияттәге юллар төзү белән бәйле проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.