Яшел Үзәндә, яңа автобуслар тапшырылганнан соң, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән берлектә районның юл һәм транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Чарада ТР транспорт Министрлыгы, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре, тармак белгечләре һәм башкалар катнашты.
Катнашучылар алдагы елларга юл эшләре программасы, аерым алганда, торак пунктларның юл-урам челтәренең торышы турында фикер алыштылар.
Шулай ук Яшел Үзән районы белән Министрлык арасында транспорт хезмәте күрсәтү һәм юл хуҗалыгы буенча якларның нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыру турындагы килешүне әзерләү мәсьәләсен дә карадылар.