Түбән Кама “Горэлектротранспорт”ы “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия конкурсының Дипломанты булды

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
      “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика бәйгесенең һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләре чыгарылды.
      Конкурс нәтиҗәләре буенча, килешенгән маршрутлар буенча регуляр һәм өзлексез трамвай хәрәкәтен оештыру өчен Түбән Каманың “Горэлектротранспорт” ДУП “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия конкурсы Дипломанты булды. Билгеләп үтик, ул Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләре арасында бердәнбер.
         Шулай ук Түбән Кама “Горэлектротранспорт”ына“Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр” Бөтенроссия конкурсының “Хезмәтләр” номинациясендә килешенгән маршрутлар буенча өзлексез трамвай хәрәкәтен оештыру өчен Диплом тапшырылды.

         Предприятиенең генераль директоры Хәбибуллин Рафаилгә почет билгесе тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International