Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Горький тимер юлында сорау арту чорына Казан – Мәскәүгә йөрүче 205/206, 285/286, 276 номерлы ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар, шулай ук Казан – Пенза – Адлерга йөрүче 375/118 номерлы поездлар өстәмә рейслар билгеләнгән.
2025 елның 26 декабреннән 2026 елның 12 гыйнварына кадәр өстәмә составлар 50дән артык рейс башкарачак.
Моннан тыш, Мәскәү юнәлешендә Ижаудан баручы поездлар Татарстан башкаласында тукталыш белән 30га якын өстәмә рейс ясаячак. 51/52 номерлы фирма поездының 20гә якын өстәмә рейсы Казанны Удмуртия башкаласы һәм Түбән Новгород белән тоташтырачак.
Поезд составында - кондиционерлы, биотуалетлы, индивидуаль розеткалы плацкарт һәм купелы вагоннар. Кайбер купе вагоннарында балалар белән пассажирлар өчен урыннар каралган. «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында алар махсус пиктограмма белән билгеләнгән. Вагоннарның берсендә аз хәрәкәтле пассажир һәм аны озата баручы өчен купе бар.