Лаеш районында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2025 елның 5 декабре, җомга

2025 елның 8 декабреннән Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Казан – Аэропорт» аэроэкспрессы тимер юллары юлүткәргече һәм «Казан – Боровое Матюшино» автомобиль юлы киселешендә транспорт чишелеше участогында транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Чикләү Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Усады авылыннан «Көньяк Парк» торак комплексына кадәр "Казан-Оренбург" - Боровое Матюшино автомобиль юлын реконструкцияләү белән бәйле.

Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 15 июленә кадәр гамәлдә булачак.

Машина йөртүчеләрдән маршрутны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International