«Казан» аэропортында тантаналы рәвештә Абу-Дабига беренче даими рейс ачылды

2025 елның 5 декабре, җомга

«Казан» халыкара аэропортының яңа чит ил партнеры БГӘ илкүләм авиаташучысы Etihad Airways авиакомпаниясе Абу-Даби белән Казанны һава трассасы белән тоташтырды.

Казан аэропортында урнашкан традиция буенча беренче рейс пассажирларын теркәү зонасында чакырылган артистлар, интеллектуаль викторина, бүләкләр һәм сыйлар белән бәйрәм оештырылды. Теркәлү тасма кисү тантанасы белән ачылды.

"Казан" Халыкара аэропорты Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе өчен стратегик мөһим юнәлешләр буенча авиамаршрут челтәрен киңәйтү буенча актив эш алып бара. Һәм бүген тагын пассажирларын кызыклы яңалыклары белән сөендерә. Ул гына да түгел, республикабыз һәм якындагы регионнар халкы Зайд исемендәге Абу-Даби халыкара аэропортын уңайлы транзит пункты сыйфатында файдалану өчен киң трансфер мөмкинлекләре ала. Болар барысы да даими рейска ихтыяҗ зур булачагына ышаныч бирә", - дип билгеләде "Казан" Халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов.

Пассажирлар йөртү даими рәвештә Airbus A320 тибындагы һава судноларында атнага 3 тапкыр ешлык белән: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 13:30 сәгатьтә башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International