Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре арасында коррупциягә каршы грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән чара узды.
Чараны ачып, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин бүгенге Россиядә коррупциягә каршы эшнең өстенлекле әһәмияте турында искәртте.
Казан шәһәренең Совет районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Алинә Закирова коррупциягә каршы тору, дәүләт хезмәткәрләренең мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм этиканы үтәү темаларын ачты.
«Тикшерү ветераннары Берлеге» Идел буе төбәкара иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рәфкать Уразбаевның коррупцияне кисәтүнең актуаль мәсьәләләренә һәм тиешле хокук бозулар өчен җаваплылыкка тарту үзенчәлекләренә багышланган мәгълүмати лекциясе катнашучылар өчен аеруча әһәмиятле булды.