Горький тимер юлының Казан вокзал комплексы Россиянең Транспорт иминлеге милли премиясендә өченче урынны алды.
Мондый югары бәя – Горький магистрале ААҖнең транспорт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, пассажирларны яклауның инфраструктура стандартларын үстерү һәм тимер юл объектларында заманча технологик чишелешләрне кертү буенча эзлекле һәм системалы эше нәтиҗәсе.
Исегезгә төшерәбез, Казан вокзалының бизнес-залы «транспорт инфраструктурасында ел сервисы» номинациясендә продукт сыйфаты һәм «кулланучылар сайлавы – 2025» сервисы өлкәсендә ел саен бирелә торган премия җиңүчеләре исемлегенә керде.