“Татнефть” ААҖ күргәзмә экспозициясенә Компаниянең алдынгы эшкәртелешләре кергән. Алар арасында скважиналар төзү, нефть чыгару, һ.б. буенча яңа технологияләр күрсәтелгән.
Компания белгечләре нефть һәм газ буенча халыкара фәнни конференциядә катнаштылар. Күргәзмә чараларында катнашкан өчен “Татнефть” Төркмәнстан Республикасының нефть һәм газ промышленносте һәм минерал ресурслар министрлыгының дипломнары белән билгеләнде.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.