Өч шәһәр яны поездының расписаниесе техник сәбәпләр аркасында үзгәрәчәк

2025 елның 21 ноябре, җомга

29, 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә 6474 нче Волжск – Арча поезды Волжск станциясеннән 04.47 сәгатьтә китә. Арчага 07.48 сәгатьтә киләләр.

29, 30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә Түбән Кама – Ижау 6751/6752 поезды Әгерҗе станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча бара. Ижауга җирле вакыт белән 12.27 сәгатьтә килү.

1 декабрьдә Түбән Кама – Ижау 6677/6678 номерлы поезд Круглое Поле станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча бара, аннан соң ул үзгәртелгән. Ижауга җирле вакыт белән 18.05 сәгатьтә килү.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны "Россия тимер юллары пассажирларга" мобиль кушымтасында, 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International