«Россия транспорты» форумы кысаларында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм «РЖД Логистика» АҖ генераль директоры Олег Полеев арасында сөйләшүләр булды.
Яклар Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган проектлар, аерым алганда, Яшел Үзән станциясендә мультимодаль хабка транспорт хезмәте күрсәтү турында фикер алыштылар. Очрашу йомгаклары буенча «РЖД Логистика» АҖнең Татарстан Республикасының бөтен территориясендә инерт материалларны күчереп төяү хабларын үстерүдә катнашуы турында карар кабул ителде.
Шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә ташу процессында катнашучыларның һәм инфраструктурадан файдаланучыларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре, Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Яклар үзара хезмәттәшлекне үстерергә, шулай ук республика транспорт Министрлыгы максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашырганда уртак хезмәттәшлек турында килешүгә кул куярга планлаштыралар.