Һөнәри бәйрәмегез - транспорт хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Ышанычлы һәм имин транспорт элемтәсе тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Транспорт тармагын модернизацияләү һәм цифрлы үстерү, йөк ташуның төгәллеге һәм оперативлыгы, пассажирларның уңайлылыгы һәм иминлеге сезнең осталыгыгызга, үз эшегезгә җаваплы мөнәсәбәтегезгә бәйле. Иҗади хезмәтегез һәм профессиональлегегез өчен рәхмәт сезгә!
Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарына, данлы хезмәт традицияләренә нигез салучыларга, аларның тырышлыгы белән республиканың транспорт комплексы төзелде һәм үстерелде. Тәҗрибәгез һәм уртак эшебезгә керткән шәхси өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм!
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, гаилә иминлеге, тынычлык һәм игелек телим!
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры
Татарстан Республикасы
Ф.М. Хәнифов