Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов "Россия транспорты" Халыкара форумы кырларында «Халыкара транспорт коридорлары дирекциясе» генераль директоры Артем Мирон белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия транспорт Министрлыгының Стратегик үсеш департаменты директоры урынбасары Андрей Караваев катнашты.
Яклар халыкара транспорт коридорларын үстерү, аерым алганда, «Төньяк-Көньяк» маршруты буенча тимер юл һәм елга ташуларын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук тимер юл һәм елга инфраструктурасын үстерү һәм киләчәктә багланышлар мәсьәләсе каралды.