Фәрит Хәнифов Дмитрий Ядров белән Татарстан авиациясе үсеше турында фикер алышты

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Бүген "Транспорт атнасы" Халыкара форумы кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һава транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Ядров белән Татарстан авиациясе үсеше, шул исәптән кече авиация үсеше турында фикер алышты.

Төп тема - "Бигеш" аэропортының очып китү полосасын реконструкцияләү. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында концессион килешү аша гамәлгә ашырыла торган «Мингер» утырту полосасын төзү проектын тәкъдир иттеләр.

Аерым игътибарны парашют системаларында махсуслашкан «МВЕН» фирмасы проектларына, ә нәкъ менә МВЭН-500 авыл хуҗалыгы самолетына бирделәр. 

Моннан тыш, авиация эшләре өчен үзебездә җитештерелгән 10 самолеттан торган очу отряды булдыру планнары турында фикер алыштык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International