«Россия транспорты» форум-күргәзмәсе кырларында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Саха (Якутия) Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Сивцев белән сөйләшүләр үткәрде. Яклар суднолар төзү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда «Ак Барс «Судно төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов катнашты.
Фәрит Хәнифов шулай ук РФ сенаторы —ТР дәүләт хакимияте башкарма органы вәкиле Тимур Нагуманов һәм «ТР Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин катнашында Идел-Кама бассейнында регионара тизйөрешле пассажирлар йөртүне үстерү мәсьәләләрен карады.