Бүген «Юл-2025» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Октябрьский – Урыссу» автомобиль юлында Ык елгасы аша реконструкцияләнгән күпер аша чыгу урынында хәрәкәтне ачу тантанасы булды. Видеоэлемтә аша чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы һәм Башкортостан республикасы чигендә урнашкан күпер 1948 елда төзелгән. 2016 елдан биредә йөк транспорты хәрәкәте чикләнгән иде, ә 2023 елның июленнән күпер авария хәлендә булу сәбәпле тулысынча ябылган иде. 2024 елда «Томыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында күпер аша чыгу урынында торгызу эшләре башланды.
Видеоэлемтә аша тантанада катнашучыларга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мөрәҗәгать итте. Ул илдә юл инфраструктурасын яңартуның югары темпларын билгеләп үтте. "Хөкүмәт тарафыннан 2030 елга кадәрге чорга һәм 2036 елга кадәр фаразланган юл эшчәнлеге планы актуальләштерелде. Стратегик бурыч - терәк челтәр кысаларында җөйсез логистиканы тәэмин итү, безнең гражданнар мөмкин кадәр күбрәк сыйфатлы юллардан файдалана алсын өчен», - диде РФ вице-премьеры.
Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Ык елгасы аша салынган күпер Татарстан белән Башкортстан арасында туганлык дуслыгын символлаштыра. "Бүген бездә чын шатлык. Бу күперне без бер елга алдан төзедек. Барыгызны да шушы мөһим вакыйга белән котлыйм", - диде төбәк җитәкчесе.
Алексей Песошин үз чиратында Россия Президентына һәм ил Хөкүмәтенә юл инфраструктурасын модернизацияләү буенча масштаблы проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасында М-12 «Восток» автомобиль юлын төзү, М-7 автомобиль юлын реконструкцияләү, «Алексеевск – Әлмәт» тизйөрешле юлын һәм Сокуры авылын әйләнеп узу юлын төзү, шулай ук Казан агломерациясенең чыгып китү трассаларын – Горький шоссесын һәм Вознесение трактын төзү һәм реконструкцияләү мөһим проектларга әверелде.
"Бүген без Татарстан һәм Башкортстан өчен тагын бер мөһим объект – Ык елгасы аша яңартылган күпер ачабыз. Республикаларыбызның меңләгән кешеләре һәм бизнесы өчен бу тормыш өчен кирәкле артерия. Яңа күпер безнең халыкның хәрәкәт иминлеген арттырачак һәм юлдагы вакытны кыскартачак. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә, төзүчеләргә, проектлаучыларга, бу объектта эшләүчеләргә аерым рәхмәт. Сезнең ярдәмегез белән бу күпер янә сафка баса һәм кешеләр файдасына хезмәт итә, безнең икътисадый һәм дуслык элемтәләребезне ныгыта», - дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.
Реконструкция кысаларында Ык елгасы аша күпер аша чыгу урынында иске авария хәлендәге корылма сүтелде һәм яңа терәкле яңа күпер төзелде. Тимер-бетон конструкциянең озынлыгы 238,5 м, машина йөрү өлешенең киңлеге 7 м тәшкил иткән.