Рөстәм Миңнеханов: «Юлларны, тимер юл, су, һава транспортын үстерү буенча барлык проектларның бердәм җөйсез транспорт системасына берләштерелүе мөһим»

2025 елның 17 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2026 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юллама С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында (Казан) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 14 нче утырышы кысаларында игълан ителде. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге дөньяда тормыш сыйфатының төп факторлары - уңайлы һәм мобиль булу. «Татарстанның юл өлкәсендә соңгы 5 елда 830 км юл төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 5 меңгә якын юл капиталь ремонтланган», – дип сөйләде Татарстан Рәисе.

"Юлларны, тимер юл, су, һава транспортын үстерү буенча барлык проектларның бердәм җөйсез транспорт системасына берләштерелүе мөһим, бу гражданнар өчен уңайлыклар һәм куркынычсызлык, бизнес өчен яңа мөмкинлекләр тәэмин итәчәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

"Агымдагы елда тагын 1,5 мең км юл өслеге төзеләчәк һәм ремонтланачак, Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәр М-7 автомобиль юлын реконструкцияләү бара. Ил хөкүмәте ярдәмендә Оренбург трактының дублерын төзү турында Карар кабул ителде. Урам-юл челтәрен ремонтлауга да аерым игътибар биреләчәк", - диде Рәис. 

Республика башлыгы хәбәр иткәнчә, һава элемтәсе актив үсә: «Г.Тукай исемендәге "Казан" Халыкара аэропортында 6 млн пассажирга хезмәт күрсәтү өчен исәпләнгән яңа терминал төзелә. Бу эшне киләсе елда ук тәмамларга кирәк. Ә «Бигеш» тә очып китү полосасын реконструкцияләүне төгәлләү бурычы тора. Транспорт министрлыгыннан бу проектны аерым контрольдә тотуын сорыйм".

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, җир өсте транспортын үстерү кысаларында Россия Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсе буенча 2030 елга шәһәр транспортының кимендә 85% норматив сроктан өлкәнрәк булмаска тиеш. «Соңгы 5 елда республикада 463 яңа автобус һәм 72 троллейбус сатып алынган", - дип хәбәр итте республика башлыгы һәм җәмәгать транспортының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итәргә, шулай ук авыл җирлекләрендә транспорт элемтәсенә ярдәм итәргә кушты. Моннан тыш, Рәис метро станцияләре һәм җәмәгать транспортының башка төрләре белән янәшә шәхси транспорт өчен машина кую урыннарын оештыру мәсьәләсен дә җентекләп өйрәнергә кирәклеген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International