Бүген Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң Магистраль урамында автомобиль юлын тантаналы рәвештә ачтылар. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Хәрәкәтне ачу тантанасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов, юл төзүчеләр һәм башкалар катнашты.
Фәрит Хәнифов төзүчеләрнең югары сыйфатлы эшләрен билгеләп үтте: "Вакытында, сыйфатлы башкардыгыз. Бу юлда проектлаучылар, заказ бирүчеләр һәм төзүчеләр башкарган эшләр – ул әкият! Бик зур рәхмәт сезгә! Республикада быел 82 млрд сумнан артык финанслау юл төзелешенә юнәлдерелгән, шуның 34 млрд сумы – шәһәрләребезнең, бистәләребезнең, авылларыбызның юл - урам челтәренә. Бу моңарчы күрелмәгән күләмнәр, киләсе елда аларны кабатларбыз дип өметләнәбез". Шулай ук министр юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
Фәрит Сәлахов капиталь ремонттан соң шәһәрдә өченче тапкыр юл ачылуын әйтте һәм Россия Президенты Владимир Путинга һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде: «Безнең шәһәр һәм Тукай районында яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр күп булды – Магистраль урамында чокырлар күп иде, ә хәрәкәт кыенлашты. Юл ике полосалы, кайбер урыннарда тизлек сизелерлек кими иде. Хөкүмәт ярдәме белән юл-урам челтәрен ремонтлауга акча бүлеп бирелде".
Объектта гомуми мәйданы 37 мең кв. метр булган капиталь ремонт ясалган, киңлеге 17 мең кв.метрга арткан. Яңа транспорт борылышлары, җәяүлеләр өчен тротуарлар төзелгән, юл билгеләре, металл киртәләр куелган, монолит борт ташы алыштырылган, күзәтү коелары һәм башка эшләр җайга салынган.
Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре һәм автомобиль юлын ремонтлауга керткән өлешләре өчен төзүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Чаллы шәһәре Башкарма комитеты матбугат хезмәте фоторәсемнәре.