«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында Нурлат шәһәрен урап узучы автомобиль юлының 4,6 – 5,8 км участогы ремонтланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,1 км тәшкил иткән.
«Татнефтедор» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А11нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам урнаштыру, 12600 кв. метрдан артык мәйданда А16вн асфальт-бетон катнашмасыннан өслекнең өске катламын салу эшләре башкарылган.
Юлчылар шулай ук юл кырыйларын 1100 кв.метрдан артык мәйданда вак таш-ком катнашмасы һәм 2300 кв. метрдан артык мәйданда асфальт гранулятор белән ныгыттылар, шулай ук юл билгеләре ясадылар.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 км дан артык автомобиль юлы норматив хәлгә китереләчәк.