Nordwind Airlines ноябрьдә Казаннан Краснодарга туры рейс җибәрәчәк. Исегезгә төшерәбез, Краснодар һава гаване 3 ел ябылып торды.
Очышлар 11 ноябрьдән башлана. Алар атнага өч тапкыр 218 пассажир урыны булган уңайлы Airbus A321neo самолетында башкарылачак. Юл вакыты 3 сәгать 45 минут тәшкил итәчәк.
28 сентябрьдә шундый ук рейсны «Аэрофлот» авиакомпаниясе эшләтеп җибәрде.