Ноябрь бәйрәмнәре алдыннан Горький тимер юлында Казан – Мәскәүгә йөрүче 205/274 һәм 205/206 номерлы ерак араларга йөрүче поездларга өстәмә рейслар билгеләнгән.
Әйтик, Татарстан башкаласыннан 205 нче номерлы поезд 30 октябрьдә 20:09 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне Мәскәүгә 11:27 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә 274 нче номерлы поезд Россия башкаласыннан 31 октябрьдә 16:15 сәгатьтә китәчәк, Казанга киләсе тәүлектә 05:05 сәгатьтә килеп җитәчәк.
205/206 номерлы поезд Татарстан башкаласыннан 4 ноябрьдә 22:35 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне Мәскәүгә 11:42 сәгатьтә килеп җитәчәк. Состав кире юнәлештә Россия башкаласыннан 5 ноябрьдә 23:20 сәгатьтә китәчәк, Казанга киләсе тәүлеккә 13:00 сәгатьтә киләчәк.
Юлда Яшел Үзән, Канаш, Арзамас 2, Муром станцияләрендә тукталышлар каралган.
Моннан тыш, шәһәрләр арасында 1/2 номерлы «Премиум» һәм 23/24 номерлы «Ике катлы состав» фирма поездлары, ел әйләнәсендәге 147/148 һәм 149/150 номерлы поездлар йөрүен дәвам итә. Аерым даталар буенча 271/272 номерлы ике катлы поезд китә.