«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында 2 км озынлыкта «Казан - Ульяновск» – Кама Тамагы автомобиль юлының 54,5 – 56,6 км участогында ремонтлау төгәлләнде. Юл IV техник категориягә туры килә.
Юл төзүчеләр гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НН тибындагы асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу һәм 14 мең кв.метрдан артык мәйданда ЩМА-8 вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслеген урнаштыру буенча чаралар башкардылар. юл билгеләре ясадылар.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан ремонт эшләре тәмамланган, объект файдалануга тапшырылган.
Эшләрне «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы башкарды.