2025 елның 23 сентябреннән 26 октябренә кадәр 1-9 сыйныф укучылары «Имин юллар» Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша алачак. Чара «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүне тикшерүгә юнәлдерелгән.
Оештыручылар - «Милли приоритетлар» АНО, Россия транспорт Министрлыгы, Россия мәгариф Министрлыгы ярдәмендә Россия эчке эшләр Министрлыгы.
Олимпиада онлайн-форматта узачак, Бу Россиянең барлык регионнарыннан катнашучылар өчен уңайлы булачак. Катнашу бушлай һәм белем бирү платформасында уза.
Биремнәрне үтәү өчен Учи. ру платформасында авторизация яки теркәлү таләп ителәчәк.