«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында «Кузайкино – Нурлат» автомобиль юлының 56,4 – 59,6 км участогы ремонтланды. Юл III техник категориягә туры килә. Ремонтланган участокның озынлыгы 3,1 км дан артык.
Объектта А32Нт һәм А16Нт асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 22 мең кв.метрдан артык мәйданда ЩМА-8 катламының калынлыгы 4 см булган өске катламын салу, юл кырыйларын шебенка-ком катнашмасы белән ныгыту, юл тамгалары сызу эшләре башкарылды.
Подрядчы булып «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда төбәк юлларында 150 чакрымнан артык автомобиль юлы, шул исәптән ясалма корылмалар норматив хәлгә китереләчәк.