Алты шәһәр яны поездының расписаниесе 17 сентябрьдән үзгәрәчәк

2025 елның 12 сентябре, җомга

17 сентябрьдән 8 ноябрьгә кадәр 6353 нче Казан-Канаш шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Тюрлем станциясенә кадәр поезд гамәлдәге расписание буенча барачак, аннан соң үзгәртелгән. Канашка килеп җитү 10.31 дә (7 минутка соңрак).

Шулай ук 17 сентябрьдән 22 ноябрьгә кадәр Ижау юнәлешендәге поездларның расписаниесе үзгәрәчәк: 

– 6935 нче Ижевск-Кизнер поезды Саркуз станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча барачак, аннан соң үзгәртелгән. Кизнерга килү 20.24 сәгатьтә (7 минутка соңрак).

- 6925 нче Кизнер-Казан поезды Кизнер станциясеннән 20.26 да (7 минутка соңрак) китә. Казанга 22.27 сәгатьтә киләләр.

– 6936 нчы номерлы Кизнер-Ижевск поезды Кизнер станциясеннән 20.48 сәгатьтә (20 минутка соңрак) китә. Ижауга 23.15 сәгатьтә киләләр (17 минутка соңрак).

– 6373 нче Ижевск-Кизнер поезды Ижевск станциясеннән 19.50 сәгатьтә (10 минутка иртәрәк) китә. Кизнерга килү 22.58 сәгатьтә (3 минутка иртәрәк).

- 6374 нче Нократ Аланы – Ижевск поезды Кизнер станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча барачак, аннан соң ул үзгәртелгән. Ижауга 19.10 да килә.

Расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International