Бүген Татарстанның транспорт һәм туризм тармаклары өчен тарихи вакыйга булды. Муса Җәлил ис. «Метеор-2020» Түбән Кама - Алабуга - Чистай - Яр Чаллы маршруты буенча беренче сынау рейсын башкарды.
Маршрут Чистайда старт алды. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «ТР флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, «ВГУВТ» ның Казан филиалы директоры Ильяс Сәлахов һәм башкалар катнашты.
Чараны ачып, Фәрит Хәнифов дүрт муниципаль берәмлектә яшәүче миллионнан артык кеше елга буйлап сәяхәт итә алачагын ассызыклады. "Без республиканың эчке елгалары буенча туристик рейслар, эчке елга туризмының бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрелүенә өметләнәбез. Туристларның, халыкның Алабуга һәм Чистай кебек тарихи шәһәрләребезнең истәлекле урыннарын гына түгел, ә сәнәгатьнең куәтен дә күрүен телибез. Беренче чиратта бу "Түбәнкаманефтехим", КАМАЗ" предприятияләре, – диде министр һәм бүген Кама маршрутын тизйөрешле суднолар белән торгызу буенча мөһим адым ясалуын билгеләп үтте.
Рейсның беренче пассажирлары медицина хезмәткәрләре, ветераннар, муниципаль хезмәт белгечләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, блогерлар булды.
Белешмә: "Метеор-2020 «Си тех» проект бюросы белгечләре тарафыннан эшләнгән. Алар уңайлылык һәм куркынычсызлык буенча барлык халыкара таләпләргә җавап бирә. 120 пассажирга исәпләнгән Метеор уңайлы креслолар, WI-FI ярдәмендә мультимедиа контентына керү мөмкинлеге, багаж бүлеге, кул йөге өчен ябык киштәләр белән җиһазландырылган. Суднода шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар йөртү өчен барлык шартлар да тәэмин ителгән.