Казанда юл илкүләм проекты буенча Рәхимов урамы ремонтланды

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

«Томыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Казан шәһәренең  Рәхимов урамында (Васильченко урамыннан Ютазы урамына кадәр) 0,8 км озынлыкта һәм 2 полоса киңлегендә ремонт төгәлләнде.

Бу урам Төньяк - Көнбатыш фронтының 7 нче армиясенең 86 нчы мотоукчылар дивизиясенең 109 нчы разведка батальоны пулеметчысы, кызылармеец, Советлар Союзы Герое Бакый Сибгатулла улы Рәхимов хөрмәтенә аталган.  

Объектта 12 мең кв.метрдан артык мәйданда ЩМА-16 югары ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәелдерелгән, шулай ук 1600 кв. метрдан артык мәйданда тротуарлар ремонтланган, 1600 погон метр юл ян ташы һәм 1190 погон метр тротуар ян ташы алыштырылган.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылган. Аерым алганда, 44 юл билгесе, 4 тукталыш павильоны куелды һәм юл тамгалары сызылды.

Эшләрне «Автодорстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International