Татарстанда илкүләм проект буенча Баулы районында юл ремонтланган

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында Потапово - Томбарла - Татар Кандызы автомобиль юлының 5,0 - 7,4 км участогы ремонтланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 2,412 км тәшкил иткән.

Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, упкыннарны бетерү, А11НН вак бөртекле асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 14 мең квадрат метрдан артык мәйданда А16ВН асфальт-бетон катнашмасыннан өслекнең өске катламын урнаштыру, юл кырыйларын ныгыту буенча эшләр башкарылды һәм юл тамагалары сызылды.

Эшләрне «Татнефтедор» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International