«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында 14,2 – 15,8 км һәм 31,5 – 33,1 км участокларында «Чистай – Аксубай – Нурлат» автомобиль юлы ремонтланды. Ремонтлана торган участокларның озынлыгы 3,1 км, юлның киңлеге 7 метр тәшкил иткән.
Юл төзүчеләр гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НН асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 23 мең кв. метрдан артык мәйданда ЩМА-11 вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслеген урнаштыру, 9 мең кв. метрдан артык мәйданда юл кырыйларын М-400 вак таш белән ныгыту эшләрен башкардылар.
Юл хәрәкәте иминлеге өчен шулай ук юл билгеләре куелды, җәяүлеләр өчен кичүләр ясалды, юл тамгалары сызылды.
Әлеге юл өч муниципаль берәмлеккә юлны тәэмин итә, шулай ук Р-239, Р-241 федераль трассаларына һәм «Алексеевск - Әлмәт» түләүле региональ автомобиль юлына чыгу мөмкинлеге бирә.
Эшләрне «Чистай Автодоры» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды.