Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча «Казан - Ульяновск» - Кама Тамагы автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнгән.
Кама Тамагы муниципаль районында 54,5 км дан 56,6 км га кадәр 2 км озынлыктагы участок ремонтланган.
Объектта тузган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НН нан тигезләүче катлам һәм ЩМА-8 вак таш-мастикалы асфальт-бетоннан өске катлам урнаштыру, шулай ук юл кырыйларын М-400 маркалы вак таш белән ныгыту буенча юл чаралары башкарылган. Моннан тыш, юл билгеләре куелган, җәяүлеләр юлы ясалган.
Эшләрне «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы башкарды.