Сентябрьдә өстәмә Казан – Мәскәү поездлары билгеләнгән

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Сорау арту чорына 2025 елның сентябренең аерым даталарында «Россия тимер юллары» ААҖдә ерак араларга йөрүче 273/274 һәм 205/206 номерлы Казан – Мәскәү поездларының өстәмә рейслары билгеләнгән.

Әйтик, Татарстан башкаласыннан 273/274 номерлы Казан-Мәскәү поезды 4 һәм 6 сентябрьдә 16:30 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне Мәскәүгә 05:30 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә состав Россия башкаласыннан 5 һәм 7 сентябрьдә 16:15 сәгатьтә китәчәк, Казанга киләсе тәүлеккә 05:05 сәгатьтә киләчәк. Юлда Яшел Үзән, Канаш, Сергач, Арзамас 2, Муром станцияләрендә тукталышлар каралган.

205 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 11 һәм 13 сентябрьдә 23:30 сәгатьтә китәчәк һәм икенче көнне Мәскәүгә 15:17 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә 206 нчы номерлы Мәскәү – Казан составы 13 сентябрьдә 01:13 сәгатьтә, Татарстан башкаласына шул ук көнне 13:48 сәгатьтә, шулай ук 14 сентябрьдә 21:20 сәгатьтә, Казанга икенче көнне 13:00 сәгатьтә киләчәк. Юлда Канаш, Арзамас 2, Муром станцияләрендә тукталышлар каралган.

Өстәп әйтик, шәһәрләр арасында 1/2 номерлы «Премиум» һәм 23/24 номерлы «Мәскәү – Казан» фирма поездлары, ел әйләнәсендәге 147/148 һәм 149/150 номерлы поездлар йөрүен дәвам итә. Аерым даталар буенча 271/272 номерлы ике катлы поезд китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International