Татарстанда юл-урам челтәре программасы буенча ремонт 51% үтәлгән

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән агымдагы елда юл-урам челтәрен модернизацияләү буенча масштаблы программа старт алды. ТР башлыгы карары буенча әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен 20 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. Аның кысаларында республикада асфальт-бетон өслекле (43 объект), күчеш тибындагы өслекле (43 объект) автомобиль юлларына, торак пунктларның урамнарына һәм машина юлларына (43 объект) капиталь ремонт ясала, шулай ук Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә юл-урам челтәренә капиталь ремонт ясала (348 объект). Бүгенгә юл-урам челтәре программасы буенча эшләр 51% ка үтәлгән.

"Юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү - Татарстанның динамик үсешендә аерылгысыз фактор. Юл-транспорт инфраструктурасын үстерү юл хәрәкәте һәм җәяүлеләр иминлеген тәэмин итүгә югары таләпләр куя», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Исегезгә төшерәбез, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә барлыгы 1 329 км җирле юл норматив хәлгә китереләчәк. Шул исәптән, торак пунктларда гомуми озынлыгы 580 км дан артык булган юл эшләрен башкару, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә гомуми озынлыгы 748,5 км булган юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау планлаштырыла. Хәзер Казан шәһәре буенча башкару 64,7% тәшкил итә, Яр Чаллы шәһәрендә – 58,4%, Түбән Кама шәһәрендә – 42,8%.

Хәзерге вакытта юл чаралары республиканың Әгерҗе, Әлки, Алексеевск, Баулы, Югары Ослан, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнарында игълан ителгән барлык объектларда алып барыла.

Мәсәлән, узган ел юл-урам челтәре программасы буенча Аксубай районында «Чистай – Аксубай – Нурлат» автомобиль юлы участогына капиталь ремонт ясалган, Алексеевск районында «Алексеевск – Биләр» автомобиль юлы участогына ремонт ясалган, Питрәч районында «Казан – Шәмәрдән» автомобиль юлы участогына ремонт ясалган. Әлеге юлларны норматив хәлгә китерү агымдагы елда да дәвам итәчәк.

"Транспорт үтемлелеген яхшырту, юл инфраструктурасын торгызу – безнең өстенлекле бурычыбыз. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән агымдагы елда яңарту барлык муниципаль берәмлекләрне колачлады. Муниципаль челтәрдә объектларны гамәлгә ашыру аеруча мөһим, чөнки ул республикабызда яшәүчеләрнең уңайлы һәм имин хәрәкәт итүенә турыдан - туры йогынты ясый», - дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Шулай ук юл эшләренең төп программасы кысаларында агымдагы елда җирле әһәмияттәге юлларда төзелеш һәм реконструкция (30,3 км), бакча ширкәтләренә керү юлларын (17,68 км), фермер хуҗалыкларына һәм терлекчелек комплексларына керү юлларын (7,1 км), гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын ремонтлау (30,3 км) буенча юл эшләре башкарылачак.2,4 км). Исегезгә төшерәбез, агымдагы елга юл эшләре программасына төбәк һәм җирле әһәмияттәге юлларда 79 млрд сумнан артык акча каралган. 

Белешмә: 2025 елның 1 гыйнварына җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 25 676,9 км тәшкил итә, шул исәптән 12 164,3 км – асфальт – бетон белән капланган, 1 350,67 км – вак таш белән капланган һәм 7 545,5 км-грунт белән капланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International