14 июльдән Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районындагы «Казан - Йошкар-Ола» – Волжск автомобиль юлының 4,3 – 4,9 км участогында транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Чикләү автомобиль юлын реконструкцияләү эшләрен башкаруга бәйле.
Хәрәкәтнең ябылуы 2025 елның 16 июленә кадәр гамәлдә булачак.
Әйләнеп узу өчен Яшел Үзән шәһәренең түбәндәге юл-урам челтәрләре тәкъдим ителә: Сәйдәшев урамы, Төзүчеләр проспекты һәм Машина төзүчеләр урамы.
Машина йөртүчеләрдән маршрутны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.