1 июльдән Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында 91,6-83,8 км участогында Кузайкино – Нурлат автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Объектта «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча капиталь ремонт үткәреләчәк. Хәрәкәтнең ябылуы 2025 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Йөреп чыгу өчен ТР Аксубай – Федоровка, Чистай – Аксубай - Нурлат автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Машина йөртүчеләрдән маршрутны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.