Бүгенге көннән Азнакай муниципаль районында 1,0 – 3,6 км участогында Азнакай шәһәрен урап уза торган Татарстан Республикасы гомуми файдаланудагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Чикләү автомобиль юлына капиталь ремонт ясау белән бәйле. Хәрәкәтнең ябылуы 2025 елның 30 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
Йөреп чыгу өчен гомуми кулланылыштагы ТР төбәк әһәмиятендәге Азнакай – Тымытык – Күк-Тәкә, Азнакай – Дүсем автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Машина йөртүчеләрдән маршрутны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.