Татарстанда илкүләм проект буенча Саескан Тавы - Шәле автомобиль юлын ремонтлауга керештеләр

2025 елның 10 июне, сишәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасында 0,1 км - 1,4 км участогында Саескан Тавы - Шәле автомобиль юлы ремонтлана. Юл Балык Бистәсе һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләре аша уза.

Ремонтлана торган участокның озынлыгы 1,304 км тәшкил итә, юл II техник категорияле.

«Татавтодор» АҖ подряд оешмасы объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НТ тибындагы асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу һәм 14 мең кв. метрдан артык мәйданда ЩМА-16 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өслекнең өске катламын урнаштыру һ.б. эшләрне башкарачак. 

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре юл кырыйларын асфальт грануляты белән ныгытуга әзерлек алып бара.

"Тормыш өчен инфраструктура" илкүләм проектының төп күрсәткечләреннән берсе-  терәк торак пунктларда яшәү өчен мохит сыйфатын 2030 елга 30% ка һәм 2036 елга 60% ка яхшырту. Бу күрсәткечкә юллар һәм башка транспорт инфраструктурасы зур өлеш кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International