Татарстанда Актаныш – Мөслим автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте ябыла

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Бүгеннән башлап Мөслим муниципаль районында ТР Актаныш – Мөслим гомуми кулланылыштагы автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Монда Ык елгасы аша күперне ремонтлаячаклар.

Чикләү 2026 елның 20 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Җиңел транспортларга гомуми кулланылыштагы ТР төбәк әһәмиятендәге Мөслим – Саклаубаш-Юлтимер, Иске Варяш – Нарат – Асты, Мөслим-Иске Сәет автомобиль юллары һәм Мәллә Тамак, Нарат – Асты авылларының юл-урам челтәрләре тәкъдим ителә.

Зур йөк транспорты өчен – ТР төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы Җәлил – Сарман автомобиль юллары, Сарманны урап узу, Чаллы – Сарман, Зур Нөркәй – Кадрәк, Мөслим-Саклаубаш – Юлтимер, Актаныш – Мөслим, Азнакай – Дүсем авылларын урап узу һәм М-7 «Идел» федераль автомобиль юлы тәкъдим ителә.

Машина йөртүчеләрдән алдан ук үз маршрутларын планлаштыруларын сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International