Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 11,5 – 12,9 км участогында Кошар – Ключи - Сап автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,4 км тәшкил итә.
Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16Нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам ясау, төп юлга 9800 кв. м мәйданлы ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетон өслеген салу чаралары башкарылган.
Моннан тыш, юл кырыйлары 3 мең квадрат метрдан артык мәйданда М400 вак таш һәм 900 кв. м артык мәйданда асфальт гранулятор белән ныгытылган, юл билгеләре ясалган.
Эшләр «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы тарафыннан башкарылды.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 км дан артык автомобиль юлы норматив хәлгә китереләчәк.