Татарстанда М-7 «Идел» - Бизәк һәм Чистай – Түбән Кама автомобиль юллары буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында М-7 «Идел» - Бизәки гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле автомобиль юлында, км 2,3 транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләү Тойма елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясау белән бәйле.

Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 20 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Йөреп чыгу өчен Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге М-7 «Идел» - Поспелово, М-7 «Идел» - Бизәк автомобиль юллары һәм федераль әһәмияттәге М-7 «Идел» автомобиль юлы тәкъдим ителә.

Шулай ук, Чишмә елгасы аша күперне ремонтлауга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге Чистай – Түбән Кама автомобиль юлындагы участок хәрәкәт өчен вакытлыча ябыла.

Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 20 декабренә кадәр гамәлдә булачак. 

Җиңел транспортларга йөреп чыгу өчен гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия булган Шереметьевка – Кармалы һәм Новошешминск – «Шереметьевка - Кармалы» автомобиль юллары, зур йөк транспорты өчен — гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия булган ТР Рус Акташы – Кузайкино автомобиль юлы һәм М-7 «Идел», Р-239 федераль автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Машина йөртүчеләргә алдан ук үз маршрутларын планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International