Татарстанда Әлмәт - Мөслим автомобиль юлын ремонтлыйлар

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм  проекты буенча Әлмәт – Мөслим автомобиль юлы ремонтлана, аның озынлыгы 1,860 км.

Бүгенге көнгә «Татнефтедор» ҖЧҖ подряд оешмасы төп юлда А11Нн вак бөртекле асфальт-бетон катнашмасыннан һәм ЩМА-11 вак таш-мастик асфальт-бетон катнашмасыннан 11 мең квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон катламын урнаштыру эшләрен төгәлләде. Юл кырыйларын ныгыту 70% ка М800 С-4 вак таш-ком катнашмасы белән башкарылган, барлыгы 5 мең кв. метрдан артык ныгыту эшләре планлаштырыла.

Объектта шулай ук юл билгеләре дә ясалачак.  

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының максаты — торак пунктларны комплекслы үстерү. Бу юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, тиешле барлык социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыру һәм яңарту, хәрәкәт составын яңарту исәбенә җәмәгать транспортының уңайлы маршрутлары санын арттыру. Яңартылган илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International