2025 елның гыйнвар-апрелендә Казан вокзалларыннан 926 мең пассажир җибәрелгән

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Барлыгы 2025 елның гыйнвар-апрель айларында Горький тимер юлының иң эре вокзалларыннан – «РЖД» ААҖ филиалыннан 12 млн кеше җибәрелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2% ка күбрәк.

4 ай эчендә Татарстанда иң күп пассажирлар киткән вокзаллар:

- Казан – 689,1 мең кеше;

- Казан-Восстание - 236,9 мең кеше.

Өстәп әйтик, бу чорда Горький магистраленең вокзал комплекслары территориясендә 8,3 меңнән артык аз хәрәкәтләнүче пассажир махсуслаштырылган ярдәм алды. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,5% ка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International