Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ транспорт министры Роман Старовойт, «РЖД» ААҖ башлыгы Олег Белозеров, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, проектның партнер илләре һәм халыкара эшлекле бергәлек вәкилләре катнашында «Төньяк – Көньяк» Халыкара транспорт коридоры панель дискуссиясе узды. Чарада шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Россия Президентының 2024 елның 7 маендагы 309 номерлы Указы белән маршрутларның глобаль конкурентлык сәләтен арттыру исәбенә 2021 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 2030 елга МТК буенча пассажирлар йөртү күләмен кимендә бер ярым тапкырга арттыру бурычы куелды. «Төньяк – Көньяк» МТК үсеше бу бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән.
2024 елның ноябрендә Президент Указы белән Виталий Савельев «Төньяк – Көньяк» МТК үсеше буенча президентның махсус вәкиле итеп билгеләнде, президент Карары белән шулай ук вице-премьер җитәкчелегендә махсус эшче төркем формалаштырылды. Соңгы өч елда Россия ягы «Төньяк – Көньяк» Халыкара транспорт коридоры инфраструктурасын үстерүдә һәм аның маршрутлары буенча ташуларны оештыруда шактый алга китте.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, коридорның барлык участокларында да интенсив эш дәвам итә. Бу Россиянең һәм партнер илләрнең «Төньяк-Көньяк» МТК үсеше буенча актив хезмәттәшлекне дәвам итүдә кызыксынуын күрсәтә.
"Бүген «Төньяк – Көньяк» транспорт коридоры Кавказ арты, Каспий төбәге, Үзәк Азия дәүләтләре аша Көньяк Азия, Африка илләре белән сәүдә итү өчен стратегик әһәмияткә ия. «Төньяк – Көньяк» коридоры тулы куәтенә эшли башлагач, Усть-Лугадан Бендер-Аббаска кадәр юл 30-45 көннән 15-20 көнгә кадәр кыскарачак. Узган ел йөк әйләнеше 24 млн тоннадан артык тәшкил итте, без аның потенциалын һәм аны арттыру перспективаларын сизәбез", - дип билгеләде Виталий Савельев.
Марат Хөснуллин Россиядә «Тормыш өчен инфраструктура» дигән яңа илкүләм проект эшләтеп җибәрелүе турында сөйләде, ул барлык транспорт чаралары белән барлык торак пунктларны берләштерәчәк.
"Илкүләм проект буенча барлык халыкара коридорлар бара торган юллар төзелешенең тулы кыйммәтле алты еллык планын ясадылар. Барлык халыкара коридорларны, федераль, төбәк һәм муниципаль юлларны бер зур программага бәйләдек", - диде вице-премьер.
Марат Хөснуллин ассызыклаганча, бу программаның төп бурычы — юлларны үткәрү сәләтен һәм пассажирлар, йөк ташуларны максималь тизлектә йөртүне тәэмин итү.
Ул билгеләп үткәнчә, чик буе пунктларына барлык юллар да норматив хәлгә китереләчәк. Ягъни чик аша кичүләрнең үткәрү сәләте юлларның үткәрү сәләтенә туры килергә тиеш, дип ачыклык кертте вице-премьер. «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына барысы да керә – торак, транспорт, коммуналь хезмәтләр. Форумны уздыру кысаларында әлеге илкүләм проект белән бәйле мәсьәләләр турында Һичшиксез фикер алышу бурычы куелды", - дип белдерде ул.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, форумда каралган барлык темалар да диярлек «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты белән бәйле. «Халыкара йөкләр-бик яхшы, әмма безнең өчен торак пунктлар арасында яхшы юллар булу, пассажирлар тиз хәрәкәт итә алсын өчен тагын да мөһимрәк», – дип ассызыклады вице-премьер.