Яр Чаллыда юл илкүләм проекты буенча Яшьлек проспекты ремонтлана

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Яшьлек проспектын (Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәр өлешен) ремонтлауга керештеләр. Участокның озынлыгы 2,2 км, киңлеге - 4 полоса.

Биредә 80 мең кв. м мәйданлы ЩМА-16 югары ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәеләчәк. Шулай ук юл төзүчеләр гомуми мәйданы 12 мең кв.метрдан артык булган тротуарларны ремонтлаячаклар, 3,5 мең погон метр монолит борт ташын һәм 8 мең погон метрдан артык тротуар борт ташын алыштырачаклар.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылачак. Аерым алганда, 131 юл билгесе куелачак. 

Бүгенге көнгә күзәтү коеларының люкларын сүтү, асфальт-бетон өслеген фрезерлау эшләре үтәлгән. Башкарылган эшләр якынча 11% ны тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Яр Чаллы агломерациясендә 11 км дан артык автомобиль юлы норматив хәлгә китереләчәк. Агломерация буенча күрсәткечкә 85,29% ка ирешү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International