Бүген "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum" XVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Продукцияне сатуны тәэмин итү өчен нәтиҗәле логистик стратегияләр: халыкара базарларда чакырулар һәм мөмкинлекләр» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге вице-президенты Сергей Мытенков, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге президенты Александр Шохин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Халыкара транспорт коридорлары дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры киңәшчесе Юрий Петров һәм башкалар катнашты.
Катнашучылар логистика секторының актуаль мәсьәләләре һәм перспективалары, процессларны цифрлаштыру һәм автоматлаштыру мәсьәләләре, мультимодаль ташуларны үстерү, шулай ук дәүләт ярдәме һәм җайга салу чаралары турында фикер алыштылар. Логистик чылбырларның нәтиҗәлелеген күтәрүнең иң яхшы тәҗрибәләренә һәм транспорт агымнары белән идарә итүдә алдынгы технологияләрне кертүгә аерым игътибар бирелде.
Фәрит Хәнифов үз чыгышында Татарстанның халыкара транспорт коридорларында катнашуы турында сөйләде. Республика «Төньяк – Көньяк» һәм «Көнбатыш – Көнчыгыш» юнәлешләре буенча тимер юллар киселешендә уникаль географик урнашуга ия. Татарстан Республикасы буенча йөкләр ташуда Горький һәм Куйбышев тимер юллары җәлеп ителгән. 2024 елда 16 млн тоннадан артык Татарстан Республикасы предприятиеләрендә җитештерелгән продукция җибәрелгән: Горький тимер юлы тарафыннан 1,48 млн тонна йөк җибәрелгән (кабул ителгән – 7,93 млн тонна), Куйбышев тимер юлы тарафыннан 14,90 млн тонна йөк җибәрелгән (кабул ителгән – 10,96 млн тонна).
Регионның Идел һәм Кама елгаларына бәйле Балтыйк, Каспий һәм Кара диңгез бассейннарыннан бертигез дәрәҗәдә ерак булуы «Төньяк – Көньяк» юнәлешендә мультимодаль логистика кулланырга мөмкинлек бирә.
Министр билгеләп үткәнчә, логистика үзәкләренең Татарстан Республикасында транспорт инфраструктурасы (су, тимер юл, авто) киселешендә урнашуы транспортның барлык төрләре белән йөк ташуны тәэмин итү өчен уңайлы шартлар тудыра.
Киләчәктә йөк ташуның барлык төрләрен (су, тимер юл, авто) бергәләп, Идел һәм Кама елгаларының йөк портлары инфраструктурасын, шулай ук «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридоры буенча Кара һәм Каспий диңгезләре бассейннарын, шул исәптән 5000 тоннага кадәр йөк күтәрә торган «елга-диңгез» судноларын кулланып логистика оештырырга тәкъдим ителә.