«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәрендә юлчылар Мәскәү районында Декабристлар урамындагы (Воровский урамыннан Восстание урамына кадәр) 0,9 км озынлыктагы һәм 6 полоса киңлегендәге автомобиль юлын ремонтлый башладылар.
Бүгенгә «Автодорстрой» ҖЧҖ тарафыннан күзәтү коеларының люкларын сүтү һәм асфальт-бетон өслеген фрезерлау эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр якынча 30% тәшкил итә.
Объектта 26 мең кв. метрдан артык мәйдандә ЩМА-16 югары ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәеләчәк. Шулай ук юлчылар 2 мең кв. метрдан артык мәйданда тротуарларны ремонтлаячаклар, 2 мең п.метрдан артык юлда ян ташын һәм 810 п.м тротуар ян ташын алыштырачаклар.
Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылачак. Аерым алганда, 10 юл билгесе, 400 п.м җәяүлеләр коймасы, 4 тукталыш павильоны һәм юл билгеләре куелачак.