ТР Хөкүмәте Йортында Фәрит Хәнифов республикада юл эшләрен гамәлгә ашыру турында сөйләде

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасында 2025 елда юл эшләре программасының гамәлгә ашыра башлануы турында сөйләде. Чарада шулай ук «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев катнашты.

2025 елга юл эшләре программасына төбәк һәм җирле әһәмияттәге юлларда 79 млрд сумнан артык акча каралган. "2025 елның төп йөкләмәсе – республиканың урам-юл челтәре. Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов урам-юл челтәрен торгызуга һәм үстерүгә моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәтте. Республикада мондый күләмдә акча беркайчан да булмады", - диде Фәрит Хәнифов. 

Бу юл-төзелеш сезонында юл-урам челтәрен ремонтлау буенча 3 төп социаль программа дәвам иттереләчәк. Болар - торак пунктларда (85 км юл) вак таш-ком өслеге (ЩПС) салу, торак пунктлар юлларының гамәлдәге асфальт-бетон өслеген ремонтлау (45 км юл) һәм торак пунктларның юл-урам челтәрен ремонтлау (80 км юлдан артык). Шул исәптән, өстәмә бүлеп бирелә торган акчалар хисабына юл-урам челтәрен ремонтлау буенча социаль программаларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Аңа 345,3 км озынлыктагы юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау, ТР торак пунктларына 45,5 км озынлыктагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын капиталь ремонтлау һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге юл-урам челтәрләрен капиталь ремонтлау керә.

Шулай ук бакча ширкәтләренә, фермер хуҗалыкларына, терлекчелек комплексларына керү юллары һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял итү, сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юллары ремонтланачак.

Моннан тыш, Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 10 объектта юл чараларын башкару планлаштырыла.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында гомуми озынлыгы 200 км дан артык булган 131 объектта эшләр башкару планлаштырыла, шул исәптән:

– Казан агломерациясенең 27,2 км юлларын (17 объект), шул исәптән 12,4 км - Казан шәһәре урамнарын (12 объект)ремонтлау;

- Чаллы агломерациясенең 13,5 км юлларын (3 объект) ремонтлау, шул исәптән 2,2 км – Чаллы шәһәре урамнарын һәм 11,3 км – региональ юлларны (2 объект);

- Түбән Кама агломерациясенең 3,02 км юлларын (2 объект) ремонтлау - Түбән Кама шәһәрендә ике автомобиль юлын капиталь ремонтлау;

- региональ әһәмияттәге 13,5 км юлларны (7 объект)ремонтлау;

- гомуми озынлыгы 724,24 погон метр булган 23 күперне торгызу эшләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International