«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында 6,2 км озынлыктагы 5,1 – 11,4 км участогында Азнакай – Дүсем автомобиль юлы ремонтлана.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан асфальт-бетон өслекне фрезерлау һәм А11НН вак бөртекле асфальт-бетон катнашмасыннан 70% ка тигезләүче катлам ясау эшләре башкарылган.
Объектта шулай ук төп юлда 44 мең кв. метрдан артык мәйданлы ЩМА-11 вак таш-мастикалы асфальт-бетоннан һәм янәшәдәге 2 мең кв. метрдан артык мәйданлы А16ВН асфальт-бетон катнашмасыннан өслекнең өске катламын урнаштыру эшләре башкарылачак. Моннан тыш, юлчылар юл кырыйларын җәелгән вак таш белән ныгыту буенча чаралар башкарачак. 18 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт гранулат белән юл билгеләре ясалачак.